«Созвездие - Йолдызлык 2023»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Созвездие - Йолдызлык 2023»!

«Созвездие - Йолдызлык 2023»!

Бүген «Пирамида» концертлар залында «Созвездие - Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр сәнгате фестиваленең гала концерты узды. Чарада тантаналы төстә әлеге сезонның гран-при ияләре игълан ителде!

Быел фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 60 меңнән артык конкурсант катнашты. Балалар җиде номинациядә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип». Сайлап алу турлары исә республиканың төрле районнарында 10 зонада узды.

Әлеге чарада, фестивальнең мәгълүмати партнеры буларак, беренче балалар каналы «ШАЯН ТВ» да катнашты. Каналның төп персонажы Шаян кунакларны каршы алды, алар белән фотога төште, бүләкләр өләште һәм бәйрәм кәефе бүләк итте!

Фестивальнең зур гала-концертын тиздән сез «ШАЯН ТВ» каналында да күрә алачаксыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...