Сентябрь аенда ябалак-ябалак кар яуганын күргәнегез булмагандыр әле. Агачлар сап-сары, җирдә яшел үлән, көзге чәчәкләр тирә-якны бизәп утыра һәм ап-ак кар! Гаҗәеп бит бу! Быел без беренче карны сентябрьдә үк күргән булсак, кайбер кешеләрнең чын карны гомерендә дә күргәне юк.
· Карны фотодан гына күреп белгән кешеләр саны 50% кадәр җитә икән. Шуңа күрә Фиджи яки Пуэрто-Рико халкы безнең интернет челтәрендәге матур кар фотоларын күреп сөенәдер дә әле.
· Ике бертөрле кар бөртеге юк икәнен беләсезме? Ышанмасагыз, эзләп карагыз әле, бәлки табарсыз.
· Кызыл кар яугач, дип сезне дә нәрсәгә дә булса өметләндерәләрме? Ә андый кар ява! Биек тау башларында яки Җирнең поляр ноктасына якын урыннарда кызыл яки ал төсле кар ява.
· Кызыл карны күргән кешеләр әйтүенчә, аның тәме карбызныкына охшаган!
· 1949 елда Сахара чүлендә кар яуганы билгеле. Хәтта ярты сәгать буе эремичә дә торган әле.
· Япониянең Хоккайдо утравында кар бөртекләре музее бар. Ул физик Накай Укитиро исемен йөртә.
· АКШның профессор Кеннет Либбрехт лабораториясендә кар бөртекләрен ясалма рәвештә ясыйлар.
· Кар бөртеге бик җиңел. Ләкин рекордсмен кар бөртеге да булган. 1887 елда Җиргә 38 см кар ява. Бу хакта Американың фәнни журналларында искә алына.
· Мәскәүлеләр исә 1944 елда шундый зур кар бөртекләрен күреп калган. Аларның диаметры якынча 10 см булган.
Comments: