«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Сырганакның организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Сырганакны җыю – җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботаклары энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак.

* Сырганак – бер генә җимештә да булмаган күп кенә файдалы матдәләрне үз эченә алучы, А һәм Е витаминнарына бай уникаль җиләк.

* Өлгереп җиткән җимешләр безнең организмны файдалы кислоталар, макро- һәм микроэлементлар, фруктоза, глюкоза белән баета.

* Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау һәм алардан дәвалану өчен бик әйбәт дару бу.

* Бу гаҗәеп җиләк С витамины ярдәмендә организмны вируслардан һәм бактерияләрдән саклый.

* Өстәвенә, сырганак – К витамины чыганагы да әле. Ул йөрәк мускулларын һәм кан тамырлары стеналарын ныгыта. Бигрәк тә салкын көннәрдә табиблар сырганакны еш ашарга киңәш итәләр.

* Сырганак шулай ук инфаркт, инсульт ише авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Ә инде бу чирләрне кичерүчеләргә көн саен 50 яки 100 грамм җиләк ашау организмга әйтеп бетергесез зур сихәт бирә. Әчкелтем булганлыктан, җимешне бал белән ашап, соңыннан чиста су эчеп кую әйбәтрәк.

* Моннан тыш, сырганак серотонин эшләп чыгаручы ризык – шоколадтан бер дә ким түгел. Ул шоколадтан фигурага зыян салмавы белән аерылып та тора әле. Шуңа күрә, рәхәтләнеп ашарга була.

* Сырганакның яфраклары да бик файдалы. Аларны, киптереп, чәй рәвешенә китереп эчәләр. Сырганак чәе авыз куышлыгы һәм казналык авыруларыннан котылуга ярдәм итә. Чәйне болай ясыйлар. 500 мл кайнап торган суга 3 чәй кашыгы төелгән яфрак салып, 10-15 минут тоталар. Сөзеп, көненә ике тапкыр 150-200 мл күләмендә эчәләр (яки авызны чайкаталар). Мондый төнәтмәне салкын тигәндә, гомумән, теләсә нинди ялкынсынудан эчәргә мөмкин.

2.jpg

Сырганаклы тәмле, хуш исле чәйне болайрак әзерлиләр:

- 150 гр.сырганак

- 2 аш кашыгы бал

- 600 мл. кайнар су

Сырганакларны яхшылап изәргә. Аннан аңа бал салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәйгә корица, канәфер кебек тәмләткечләр өстәргә була. Мондый чәй сәламәтлекне ныгытырга һәм кәефне күтәрергә ярдәм итәчәк!

    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...