«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

«ШАЯН ТВ»га 4 яшь!

Бүген, 12 ноябрь, беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ»га 4 яшь тула! Сезне «ШАЯН ТВ»га кушылырга һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакырабыз!

Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыбыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле документаль фильмнар һәм гаҗәеп премьералар – боларның барысы бәйрәм эфирында!

Нәкъ менә «ШАЯН ТВ»ның туган көнендә шигырь сөючеләр өчен эфирда өр-яңа проект - «Яраткан шигырь» тапшыруы старт алачак! Шуңа күрә, көн дәвамында «ШАЯН ТВ» каналында карагыз! 08:00, 09:40, 11:10, 12:00, 13:30, 16:00, 17:25, 19:00, 20:50, 21:30 сәгатьләрдә телевизор каршына җыелыгыз!

Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Кызыклы язмалар, күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Шуңа күрә, барысына да бүгеннән үк язылып куегыз! «ШАЯН ТВ» каналының ВКонтакте төркемендә баручы шәп бәйгедә катнашып, зур бүләкләр отыгыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...