Су асты - гаҗәеп могҗизалы дөнья. Нинди генә хайваннар, балыклар яшәми анда! Төрледән-төрле суүсемнәр үсә. Бүген сезне нәкъ тә менә балыклар турында ШАЯН фактлар белән таныштырырбыз!
* Җир йөзендә иң зур хайван - кит. Аның озынлыгы - 33 метр, авырлыгы 10 - 120 тоннага кадәр җитә. Кит, күбесенчә, вак кыслалар белән туклана. Аларны көненә 3-5 тонна ашарга сәләтле. Кайбер китлар балык та ярата.
* Astyanax mexicanus - күзсез балык. Күзләр урынына аның көннең вакытын билгеләргә ярдәм итүче биологик сәгате бар. Ләкин әлеге балыкның тәүлеклек циклы кешеләрнеке кебек 24 сәгатькә түгел, ә үзенең уникаль 47 сәгатенә исәпләнгән.
* Дельфиннар билгеле бер тавыш сигналлары аша аралаша ала. Борчылган вакытта алар чәрелдәгән кебек сигнал җибәрәләр. Кайвакыт сузып, моңлы итеп тавыш бирәләр. Ә кайчак эт өргән кебек аваз да чыгарырга сәләтлеләр.
* Балыкларда ян сызыгы дип аталган сизү органы бар. Ул саңаклардан алып койрыкка кадәр сузылган. Аның ярдәмендә балыклар хәрәкәтләрне, судагы вибрацияләрне тоя. Нәкъ менә шул сызык зур өерләрдәге балыкларга синхрон рәвештә хәрәкәт итәргә булыша.
* Кайбер балыкларда (акула, скат) тагын бер тою органы бар. Алар суда яши торган башка җан ияләренең электр кырларын тоярга сәләтле. Шул рәвешле, ерткычлар корбаннарын яшеренгән урыннарыннан эзләп таба.
* Балык саңаклары ярдәмендә сулый. Ул суда эретелгән кислородны сулыш алу өчен куллана.
* Балык майлары еш кына помада ясау өчен кулланыла.
* Балыкның яшен тәңкәләрендәге боҗраларның үсеше буенча билгеләргә мөмкин. Балыкның тәңкәсе яңадан үсми, ул гомер буе балык үскәндә зурая бара.
Comments: