Безнең күбебезнең табигатькә сокланып йөргәндә, гаҗәеп матур, йомшак тунлы җан ияләре - тиеннәр белән очрашканыбыз бар. Бүген без сезнең белән әлеге җан ияләре белән якыннанрак танышырбыз!
* Тиен кышкылыкка гөмбә һәм чикләвек әзерли. Бер төрдән булган тиеннәрзапасларын агач куышларында яшерә, икенчеләре - җиргә күмә яки башка хайваннарның өннәрендә калдыра.
* Кайбер тиеннәрнең начар хәтерле булуы, урманны саклауда булышлык итә: җиргә күмелгән чикләвекләрдән яңа үсентеләр үсеп чыга.
* Тиеннәр елга ике тапкыр туннарын алыштыралар. Яз һәм җәй көннәрендә туннарының күпчелеге кишер сары төстә була, ә кыш көне көмеш-соры төскә әйләнә.
* Әлеге җан ияләре кышын йокыга талмыйлар, ләкин көчле салкыннарда берничә көн ояларыннар чыкмаска мөмкиннәр. Тиен - ялгыз хайван булса да, салкыннар вакытында бу җәнлекләр 3-6 тиен бергә җыелып, бер ояда җылына алалар.
* Тиеннәр күркәләр, гөмбәләр, җиләк-җимешләр белән генә тукланмыйлар, ә кош йомыркалары һәм кәлтәләрне дә ашыйлар.
* Артык запаслылыгы аркасында, тиеннәр кыш өчен үзләре ашый алганнан берничә тапкырга күбрәк ризык туплыйлар.
* Кышны ач уздырмау өчен тиенгә 2,5-3 мең чикләвек җитә.
* Бер көн эчендә тиен күркәләрдән йөзгә якын чикләвек туплый ала.
* Тиеннәр йөзә беләләр, ләкин беркайчан да койрыкларын юешләтмиләр.
* Әлеге җан ияләре Австралиядән кала бөтен җирдә дә киң таралган.
* Тиеннең тешләре (башка кимерүчеләрнеке кебек үк) даими рәвештә үсә.
* Тиенгә койрыгы сикергәндә руль булып, ә очканда парашют булып хезмәт итә. Шулай ук койрык аңа юрганны да алыштыра.
* Яңа туган тиеннең авырлыгы 10 граммнан да азрак була.
* Тиеннәр уртача 7-8 ел яшиләр, ләкин кыргый табигатьтә аларны аулаучы ерткычлар (мәсәлән, ябалаклар) аркасында аларның гомере кыскарырга мөмкин.
Comments: