«ШАЯН балачак» бәйрәм концерты бүген YouTube каналда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН балачак» бәйрәм концерты бүген YouTube каналда!

«ШАЯН балачак» бәйрәм концерты бүген YouTube каналда!

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналы яраткан тамашачыларына бүләк әзерләде! Бүген безнең YouTube каналда 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ»ның грандиоз туган көненә багышланган «ШАЯН балачак» бәйрәм концерты чыгачак!

Сезне «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң күңелле җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» бәйгесе клипларының премьералары көтә! Шулай ук «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү дә – әлеге концертта! Фестивальнең җиңүчеләре татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыячаклар!

19:00! YOUTUBE КАНАЛ! РӘХИТ ИТЕГЕЗ!

 

Шулай ук якшәмбе, 11 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «ШАЯН балачак» концерты күрсәтеләчәк! Әлеге грандиоз вакыйгадан читтә калма! Ял көннәрен безнең белән күңелле итеп үткәр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...