«ШАЯН һава торышы»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН һава торышы»

«ШАЯН һава торышы»
Быелгы җәй шаян булды, килешәсезме, дуслар? Менә генә коеп яңгыр ява, кояш чыгып шаяртып ала да, тагын болытлар арасына качып кына карап тора. Исегездә булса, инстаграмда  «ШАЯН һава торышы» дигән конкурс та оештырган идек. Катнашучыларның матур шигырь юлларына сөенеп, көннәр җылытып җибәрде.  Җәй көне балалар нишли инде? Әлбәттә, авылда әби-бабайда кунакта була, төрле лагерьларда ял итә, яңа уку елына көч туплый. Шуңа күрә җиңүчебез бүләген дә соңарып кына килеп алды. Бәйге нәтиҗәсе буенча, җиңүче итеп, Нәридә Нияз кызы Кашапова билгеләнде. Барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткереп, Нәридәне җиңүе белән котлыйбыз! Мондый конкурслар белән сезне тагын сөендерербез, шуңа күрә яңалыкларны күзәтеп барыгыз!
shaiantv (1).png

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...