«Сәйлән» фестиваленең өченче финал чыгарылышын карарга чакырабыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Сәйлән» фестиваленең өченче финал чыгарылышын карарга чакырабыз!

«Сәйлән» фестиваленең өченче финал чыгарылышын карарга чакырабыз!

Бүген, 28 октябрь «ШАЯН ТВ» каналының YouTube каналында «Сәйлән» музыкаль фестиваленең өченче финал чыгарылышының премьерасы чыгачак! Эксклюзив тапшыруны карамыйча калмагыз!

Без сезне гадәти булмаган җырлар дөньясына чакырабыз! Бу юлы нәни йолдызларыбыз «Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленә язылган аранжировкалар белән альтернатив җырлар башкарып, көч сынашачаклар! Аларга һәрвакытагыча татар эстрадасының иң шәп артистлары үз бәяләрен бирәчәкләр. Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, танылган җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Әмир Әхмәдишин, балаларга төпле киңәшләрен биреп, тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар! Кызу булачак!

19:00 СӘГАТЬТӘ ҮЗЕБЕЗНЕҢ YOUTUBE КАНАЛДА КӨТӘБЕЗ!

 

Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышын карагыз! Ялларны бергә уздырыйк!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...