14 October 2022
Бүген, 13 октябрь «ШАЯН ТВ» каналының YouTube каналында «Сәйлән» музыкаль фестиваленең беренче финал чыгарылышы булачак! Телевизор экраннарына чыкканчы ук карарга ашыгыгыз!
Яраткан башкаручыларыгызны Татарстанның Халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм танылган җырчылар Филүс Каһиров белән Ильвина бәяләячәкләр. Катнашучылар исә Илһам Шакиров репертуарыннан булган ретро җырлар белән чыгыш ясаячаклар!
19:00 СӘГАТЬТӘ ҮЗЕБЕЗНЕҢ YOUTUBE КАНАЛДА КӨТӘБЕЗ!
Шулай ук якшәмбе көнне «ШАЯН ТВ» каналында 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышын карамый калма!
Comments: