«СалаваТік»ларда кунакта!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«СалаваТік»ларда кунакта!

«СалаваТік»ларда кунакта!
2021 елның 8 апрелендә 13.00 сәгатьтә Татар дәүләт “Әкият”курчак театрында, “Салават күпере” журналының YouTube каналы проектлары презентациясе үткәрелде.
Бәйрәмнең рәсми өлеше мәртәбәле кунаклар – ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Фән һәм Мәгариф министрлыгыннан кунаклар катнашында үтте.
Беренче татар балалар каналы «ШАЯН ТВ» да дусларыбыз үткәргән күркәм чараны игътибарсыз калдыра алмады. Каналыбызның төп герое хезмәттәшләребезне котларга килде, балалар белән күңел ачты, бүләкләр дә алып килде!
Искәртеп үтик:
“ТАТМЕДИА” АҖ 2020 елдан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында балалар өчен YouTube каналда татар телендә тематикасы ягыннан төрле булган, төрле яшьтәге аудитория өчен видеолар әзерләнә.


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...