БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Тамашачыбыз Хаҗиева Айлиянең «Хәерле иртә» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!

Иртән күзеңне ачуга
Тәрәзәңне ач.
Анда сиңа елмаеп,
Көлеп карар кояш.

Иң беренче үзеңә,
Әткәң белән әнкәңә,
Сеңлең һәм энеңә
Диген: «Хәерле иртә».

Күтәрелсен күңелләр
Бик яхшы үтсен көннәр.
Бәхетле бул син дә,
Бәхетле булыйм мин дә.

Урамга чыккач та,
Хәерле иртә телә.
Сине күреп һәммәсе
Шатлансыннар гына.

«Хәерле иртә» сүзе
Иң тылсымлы сүз булсын.
Хәерле сүзе һәр кешене
Гел яктылыкка илтсен!

Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...