26 November 2022
Дуслар, сезгә тамашачыбыз Гөлдания Низамбиеваның «Ялгыз йолдыз» дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез!
Күктә йолдызлар
Серле елмая.
Ә берсе минем
Каршымда яна.
Шундый ялгыз ул –
Суза миңа кул.
Мин дә үреләм –
Барып җитмим шул.
Ерак димәдек –
Озак сөйләштек.
Иртә җиткәнче
Серләр бүлештек.
Сез дә безне үзегезнең язмаларыгыз белән таныштырып, хатлар юллый аласыз! Без аны үзебезнең рәсми сайтыбызда урнаштырырбыз! Хатларыгызны [email protected] почтасына җибәрегез!
Comments: