БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Бу атнада сезгә ШАЯН тамашачыбыз Илүсә Абдуллинаның “Шаян мәчем” дип аталган шигырен тәкъдим итәбез!

Уйнатып кына торам,
Мин мәчемне яратам!
Йоннарын сыйпап тарыйм,
Тәмле итеп ашатам. 

Мияулый, мине  күрсә,
Арттан йөри йөгереп,
Мырлый-мырлый йоклый ул,
Төшендә мине күреп. 

Шундый матур, бик йомшак
Минем яраткан мәчем.
Биек коймаларга менә,
Сыный ул үзенең көчен. 

Мин мәктәптән кайтканны
Ишек төбендә көтә,
Шундый дускаем булганга,
Көннәр күңелле үтә!

Дуслар, сездән дә язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны pr@shayantv.ru почтасына юллый аласыз.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...