Бу көннән курыкмагыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бу көннән курыкмагыз!

Бу көннән курыкмагыз!

Җомга бүген! 13 сентябрь! Кемнәрдер аны гадәти көн итеп кабул итсә, икенче берәүләр бу датаны ишетүгә куркып кала. Андый курку параскеведекатриафобия дип атала.

13 саны ниндидер тылсымлы көчкә ия, дип саный белгечләр. АКШта хәтта күпчелек биек йортларның 13 каты юк икән, кунакханәләр дә 13 номерлы бүлмәдән баш тарткан.

Борынгы майя кабиләләре 13 саны, киресенчә, бәхет китерә һәм бу көнне уңышлы, дип санаган.

Испан телле илләрдә 13 датага туры килгән җомгадан түгел, ә сишәмбедән куркалар.

Нидерландиянең имминиятләштерү үзәкләре мәгълүматларына караганда, җомга 13енә туры килгәндә, юл һәлакәтләре азрак була икән. Чөнки бу көнне кешеләр саграк йөри, ди.

Ә безнең күңелләрдә бернинди дә шик була алмый! Җомга – изге көн! Аның нинди датага эләгүе мөһим түгел! Гомумән, без һәр көннең ничек узачагын бары тик үзебез генә хәл итәбез! Шуңа һәркөнне күңелегездә гел якты уйлар гына булсын!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...