16 February 2021
Быел 2021 елның февраль аенда “ШАЯН ТВ” каналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Балачак җыры» бәйгесенең икенче сезонын башлап җибәрде. Шул уңайдан, бүген «ТАТМЕДИА» АҖ бинасында махсус пресс-конференция узды.
Спикерлар буларак «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхметзакир кызы Сәхабетдинова; жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Мулланур улы Хәбибуллин; балалар жюри әгъзасе, «ШАЯН ТВ» каналының алып баручысы Җәмил Хәбибрахманов һәм беренче сезон җиңүчесе Рәхимә Минвәли кызы Арсланова чакырылды!
Очрашу кысаларында әңгәмә беренче бәйге нәтиҗәләре, яңа сезонга багышланган планнар турында барды. Сүз уңаеннан, Рамилә Әхмәтзакировна шагыйрьләрне һәм композиторларны кыюрак булырга һәм бәйгедә катнашырга өндәде. “«ШАЯН ТВ» кулларына эләккән җыр һичшиксез хит булуга лаек” – дип билгеләп үтте балалар каналы җитәкчесе. Моның өчен оештыручылар бар көчен куя: җиңгән җырларның барысына да сыйфатлы аранжировкалар язылды, башкаручылар сайланды һәм клиплар төшерелде.
Аранжировкаларга килгәндә, Сәгыйт Мулланурович аларны профессиональ яктан бик югары бәяләде.
Матбугат конферециясе кунаклары үзләре дә моңа инанды. «Сәйлән» музыкаль фестивале катнашушысы Шамил Саврилов «Кирәкми миңа телефон» җырын башкарды! Узган ел әлеге җыр җиңүчеләр исемлегендә иде.

Comments: