Бәйрәмнәрдә премьералар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәйрәмнәрдә премьералар!

Бәйрәмнәрдә премьералар!

«ШАЯН ТВ» каналы ялларны бергә күңелле үткәрергә чакыра һәм үзенең чираттагы премьерасы белән сөендерә! «Панда һәм Лука исемле әтәч» мультсериалы сезне сәяхәткә дәшә!

Соклангыч әтәч - Лука кояшлы Португалиядә үскән. Ул бик кызыксынучан һәм милли гитарада уйнарга ярата. Көннәрдән бер көнне бабасы оныгына үзенең иң кыйммәтле әйберен - ерак Кытай буйлап сәяхәт иткәндә, үзенең күргәннәре белән уртаклашкан журналын бирә. Бу искиткеч урыннарны күрәсе килеп, Лука Кытай буйлап зур сәяхәткә китә. Сычуани шәһәрендә ул дусты - Хохо исемле панданы очрата. Панда кечкенә генә кунакханә тота һәм сәяхәтче Әтәчне күрүгә бик шат була.

Панда белән әтәч бергә үз илләренең мәдәнияте турында беләчәкләр, мавыктыргыч маҗараларга белән очрашачаклар һәм яңа дусларына ярдәм итәчәкләр!

«Панда һәм Лука исемле әтәч» мультсериалын дүшәмбедән-җомгага кадәр 08:55 һәм 16:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...