«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында!

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында!

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбиятыннан Х Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Биредә дөньяның төрле илләрендә, илебезнең төрле төбәкләрендә, республикабыз районнарында яшәүче яшьләр бер мәйданга җыелды. Катнашучыларның географиясе елдан-ел үсә бара. Быел да олимпиада шактый киң масштабта уздырылды.

Катнашучылар өчен сынау программасыннан тыш, һәрвакыттагыча, бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде. Алар мәркәзебез Казан белән танышты, спектакльләр карады, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнашты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Бәйрәмне каналның яшь алып баручылары Ләйлә Таишева белән Ислам Хәбибуллин алып бардылар. «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре Әминә Әхмәтҗанова белән Кәрим Галиев исә тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, «ШАЯН ТВ» каналы әлеге чараның мәгълүмати партнеры булып тора.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...