Our special guest!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Our special guest!

Our special guest!

Бүген «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ Генераль директоры А.Р.Нурутдинов «ШАЯН ТВ» каналына кунакка килде!

“ТАТТЕЛЕКОМ” абонентлары безнең каналны инде ике ел карый. Бүген исә компания җитәкчесе контент булдыру барышын үзе килеп күрде.

Яшь журналистлар мөхтәрәм кунагыбызга тапшыруларның ничек эшләнгәнен сөйләде. Сүз уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналында хәзер 20 дән артык программа эфирга чыга. Аларны алып бару гына түгел, бездә эшләүче малайлар һәм кызлар сюжет төшерергә дә, монтажларга да өйрәнә. Телевизион блогерлар мәктәбенә йөрүчеләрнең хезмәтенә Айрат Рәфкать улы да югары бәя бирде.

Каналның контентын үстерүгә «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә.  Мөхтәрәм кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады.

Очрашу бик җылы үтте! «ШАЯН ТВ»га булган игътибары өчен, «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры А.Р.Нурутдиновка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...