Айнур кәнфит тышында кысла күрде дә:
- Бу кәнфит кысла турында, - дип куйды.
Китап тышлыгы белән бутады бугай.
*****
Икенче көн инде “Красная шапочка” әкиятен укыйбыз. Бу юлы “Красная шапочка”ның сурәтен күрде дә: “Урра, бүре әбине ашамаган!” – дип кычкырып җибәрде.
*****
Айнурга йолдыз рәсеме ясап бирдем. Күрше кызы Алсу кергән иде, мактана башлады.
- Бу йолдызны үзем ясадым!
Алсу ышанмый:
- Юк, әниең ясаган аны! – ди.
Айнур:
- Юк шул, әтием ясады! – дип үзе дә сизмәстән дөресен әйтеп ташлады.
*****
Айнур пластилиннан песи белән тычкан ясаган. Шулар белән уйнап утыра: тычканны песидән ашата. Ашата-ашата да миннән сорый:
- Әти, нишләп песи тычканны һаман ашап бетерми инде?
Comments: