- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр
* * *
- Сара, синең авырлыгың күпме?
- Күзлек белән йөз егерме килограмм.
- Ә нишләп күзлек белән?
- Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим.
* * *
Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
* * *
Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап утырганда, икмәген коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган.
Хуҗа өйдән:
Нигә тавышланасың? – дип сорагач, улы аңа:
Икмәгем коега төшеп китте, - дигән.
Хуҗа йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә:
- Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән.
Comments: