«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Мандарин – кышкы җимеш. Соңгы елларда ул кибетләрдә ел әйләнәсе булса да, иң тәмлесе сатуга кыш башында гына чыга. Анда бик күп С витамины бар. Моннан тыш әлеге җимеш пектин матдәләренә, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына бай. Составындагы лимон кислотасы аркасында мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы компонентларны үзенә җыймый.

* Иң уңай үзенчәлекләренең берсе - мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша.

* Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, өлешчә тән температурасын төшерергә булыша һәм организмны чирләргә бирешүдән саклый.

* Галимнәр күптән түгел генә мандаринны еш ашау йөрәк авыруларын кисәтә, кан тамырларындагы холестеринны киметә дигән нәтиҗәгә килгән.

* Мандарин файдалырак булсын өчен, аны чистартканнан соң калган ак тышчасы белән бергә ашарга кушалар. Анда йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы матдәләр бар икән.

8.png

* Мандарин - бик шәп антидепрессант. Аның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның гомуми тонусын арттыра.

* Күңел болганганда ашарга киңәш итәләр.

* Шулай ук кан тамырларындагы холестеринны киметә.

* Ютәлдән мандарин кабыгы булыша. Мандаринны юып әрчисең дә кабыгын кайнап торган ике стакан суга салып кайнатасың. Суынгач, сөзеп алып, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең.

* Мандарин каротин, аскорбин кислотасы, В6 витамины, кальций, магний, тимер, бакыр, калий, фосфор һәм башка микроэлементларга бай.

* Өстәвенә, ул - бик файдалы диетик җимеш тә: 100 граммында бары 53 калория генә.

* А витаминына бай булу сәбәпле, күз күремен һәм кан составын яхшырта, анемияне кисәтә.

! Ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә мандарин ашарга ярамый. Аның составында шикәр күп, кирәгеннән артык ашау шикәр чире китереп чыгарырга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...