Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» кунаклар кабул итте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» кунаклар кабул итте!

Бәйрәм уңаеннан, «ШАЯН ТВ» кунаклар кабул итте!

Бүген Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан, «ШАЯН ТВ» каналында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү мәктәбе укучылары кунакта булдылар.

Укучылар «ШАЯН ТВ»ның татар телендә белем һәм тәрбия бирү, телне үстерү өлкәсендә эшләгән хезмәте белән бик кызыксынып таныштылар. Студиябез буйлап сәяхәт иттеләр, төшерү серләренә төшенделәр, дубляж студиясендә дә кунакта булдылар. Популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән таныштылар, алар белән якыннан аралаштылар. Әле алай гына да түгел, бәйрәм уңаеннан алар безгә күчтәнәчкә җыр да әзерләп килгәннәр.

Укучыларга студиябез буйлап экскурсия бик ошады, очрашудан барыбыз да бик канәгать калдык!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...