Табигать дөньясында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Табигать дөньясында!

Табигать дөньясында!

Урманга керүгә төрле яктан кошлар тавышы ишетелә башлый. Яфраклар арасыннан аларны күрергә читен, чөнки алар агачларның өске ботакларында, яки куаклар һәм үләннәр арасында качып азык эзлиләр. Безнең урманнарда куптөрле кошлар яши. Әйдәгез бездә яшәүче кышлаучы кошларның кайберләре белән танышыйк.

Песнәк (Синица) - кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый. Алар агач куышларында, ояларда яши. Кышын бергә җыелып кеше яшәгән җиргә күченеп киләләр. Алар көнбагыш, кабак орлыгын, туңмай, ит кисәген аеруча яраталар. Песнәк иң күп ашаучы кошларның берсе. Кышкы салкыннарда алар күпләп үлә.

 песнэк.jpg

Чыпчыклар (Воробей) – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да, Себердәдә, Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында, йорт кыегында, ярдагы тишекләрдә агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар. Җепшек көннәрдә карда, ә җәен тузанда коенырга ярата. Чыпчык – безнең якларда бер җәй эчендә өч тапкыр бала чыгара.

 чыпчык.jpg

Карабүрек (Снегирь) — безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул яз, җәен урманда яши, ә кышын бакчаларга, паркларга очып килә, агач орлыклары, җиләк — җимеш калдыклары белән туена.

 карабурек.jpg

Чукыр (Клёст) ылыслы урманнарда яши. Читтән караганда чукыр попугайга ошаган. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалшайган була, ягъни өске томшык аска караган, ә аскы томшык өскә карап тора. Ләкин аларның туганда томшыклары туры була. Әниләре аларны туендырганда аларга чалыш томшык кирәкми дә. Ә үзләре азык табып ашый башлауга аларның томшыклары кәкерәя башлый. Чукырлар чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар кышның нәкъ уртасында, иң салкын вакытта бала чыгаралар. Балалары өшемәсен өчен ояларын да калын итеп, ике катлы итеп ясыйлар. Алар чыршы, нарат күркәләренең орлыкларын ашыйлар. Шуны ашаганга күрә алар өшемиләр. Чукыр нарат күркәләрен өзеп ала да, аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Ул кулга бик тиз ияләшә.

 чукыр.jpg

Тукранның (Дятел) 10 төре очрый. Тукран тавышы, артык матур булмаса да, табигатьне яраткан һәр кешене шатландыра. Чөнки тукран корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Тукран, үзенең каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, көчле тырнаклары белән ябыша һәм иртәдән кичкә кадәр өтерге кебек нык томшыгы белән аны чукый да чукый. Аннары үзенең озын, каты кытыршы теле белән бөҗәкне эләктереп ала.

Иң зур тукран – кара тукран. Аның томшыгы ак төстә була. Безнең якларда зур чуар тукран яши. Тик ата тукранның гына башында кызыл тап була икән. Тукран бөҗәкләр белән туена, ә кыш көннәрендә күркәдәге орлыкларны да ашый. Агачка сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утырып тора. Тукранның теле башыннан озынрак була. Ул, шул телен борау итеп, кортларны кайрыдан тартып ала. Көненә 900гә кадәр бөҗәк ашап, урманга зур файда китерә.

 тукран.jpg

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...