Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда «Балачак җыры» концерты узды!

«ШАЯН ТВ» бар нәрсәгә дә өлгерә! Бүген ул Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда «Балачак җыры» концерты белән булып кайтты.

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар.

4863f5de-0887-4780-844d-b8a8058dbc4c.jpg

Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр!

Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар! Бәйрәм ахырында мәктәп администрациясе һәм укучылары мондый чараны оештырган өчен зур рәхмәтләрен белдерде һәм алга таба да иҗат уңышлары теләде!


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...