Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды.

Концертта «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларны каршы алдылар, уйнадылар, көлделәр һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, кызыклы викториналар да уздырылды, иң активлар истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

8240f857-84a1-4dcd-aa06-b5d2d6b70ff1.jpg

Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

Концерт барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларының һәр чыгышын алкышлар белән озаттылар!

159afbd8-ac4e-49b1-9876-6b499f6f8a25.jpg

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...