Бүген «ШАЯН ТВ» каналының матбугат конференциясе узды!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының матбугат конференциясе узды!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының матбугат конференциясе узды!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән татар телендә тәүлек буе эфирга чыгучы «ШАЯН ТВ» - беренче балалар каналына быел 4 ел. Һәм, әлбәттә, безнең сезнең өчен бик күп яңалыкларыбыз җыелды! Шул уңайдан, «Татмедиа»да матбугат конференциясе булып узды.

Яраткан каналыбыз үзенең туган көне уңаеннан тамашачыларына бүләкләр әзерләде! «Балачак җыры» концертлар циклы проекты өр-яңа матур җырлар, талантлы катнашучылар белән бергә кабат сәфәргә чыга! Нәни тамашачыларыбызны кабат 5 зур концерт көтә. Моннан тыш, «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесенең дүртенче сезоны старт ала. Авторлар һәм композиторлардан өр-яңа шигырьләр, оригиналь көйләр көтеп калабыз.

Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналында шигырь сөючеләр өчен өр-яңа проект - «Яраткан шигырь» тапшыруы старт алды! Бу чараларга өстәп, 25 ноябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты узачак. Тамашачыларны иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән клипларның премьералары көтә! Моннан тыш, бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы да узачак, алар үзләренең лаеклы статуэткаларын алачаклар!

Очрашу кысаларында ел дәвамында башкарылган эшкә йомгак ясалды, яңа проектлар һәм яңа сезонга планнар белән таныштырдылар.

89e78386-39a9-40cb-bb9e-11d26aa98964.jpg

Биредә каналның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова «ШАЯН ТВ» каналының нинди яңалыклары, алга таба нинди планнар һәм идеяләрне тормышка ашырырга уйлаулары һәм «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концерты турындагы фикерләре белән уртаклашты: «ШАЯН ТВ» каналының уңышлары һәм нәтиҗәләре күзгә күренеп үсә. Балалар белән бергә үсә дисәк тә ялгыш булмас. «ШАЯН ТВ»ны ачканда бездә 10 гына бала эшләсә, хәзер инде бездә 100гә якын бала хезмәт куя. Без һәрдаим өр-яңа проектларыбызны тормышка ашырып торабыз. Иң мөһиме, безнең төп максатыбыз – ул проектларны балаларга файдалы итү. Шулар аша халкыбызның бай мирасын саклауда «ШАЯН ТВ»ның өлеше зур».

fa2ad3af-636f-4767-8c2a-16fb35a7b168.jpg

«ШАЯН ТВ» каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Резеда Хәсәнова «Яраткан шигырь» проекты, аның әһәмияте, тапшыруны кайчан һәм ничек карарга булуы хакында сөйләде. «ШАЯН ТВ» ел саен, үзенең туган көне уңаеннан, яраткан тамашачыларына бүләкләр әзерли. Бу юлы ул - «Яраткан шигырь» проекты булды. Бу проектта һәр бала шундый зур теләк белән катнашты, чөнки бу шигърият дөньясына чуму гына түгел, ә монда кечкенә генә видеофильм төшерү процессы да булды. Балалар төшерү процессы вакытында, көн дәвамында табигатькә чыгып, хозурланып эшләделәр һәм аларның шигърияткә булган кызыксынулары тагын да артты»,- дип фикерен белдерде ул.

8f79fa14-f615-4537-8943-15a1fb165ad3.jpg

Кунаклар арасында татар эстрадасының танылган артисты, автор-башкаручы, «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең жюри әгъзасы Илгиз Шәйхразиев һәм «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары Ләйлә Таишева Амелия Нигъмәтуллина һәм Ислам Хәбибуллин да бар иде. Илгиз Шәйхразиев исә «Сәйлән» фестивале катнашучыларын бик югары бәяләде. «Мин балаларны югары бәяләр идем, чөнки, беренчедән, аларның остазлары бик яхшы, икенчедән, алар барысы да әлеге бәйгенең таләпләренә туры килерлек итеп әзерләнгәннәр. Балалар хәр остазның фикерен, киңәшен игътибар белән тыңлыйлар һәм үсешкә омтылалар. «Сәйлән» проекты - ул, чын мәгънәсендә балалар өчен бәйрәм, ә оештыручылар өчен зур хезмәт».

Безнең кечкенә йолдызчыкларыбыз Ләйлә белән Ислам очрашуны күңелле нотада төгәлләделәр. Алар «Кичке әкиятләр» тапшыруының алып баручылары буларак, иҗади бүләк, әкият әзерләп килгәннәр иде.

210adcb6-7dc4-4aef-b30a-27f58d18e72d.jpg

Очрашуда җылы атмосфера хөкем сөрде һәм ул бик уңышлы үтте, еллык эшкә нәтиҗәле йомгак ясалды!

Тулырак, безнең тапшыруларда һәм матбугат чараларында.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...