4 October 2019
ТЫЛСЫМЧЫ
Беләсезме? –
Шундый тылсымчы бар җирдә.
Ул тылсымчы
Гайрәтле дә, бик өлгер дә,
Канаты юк,
Ләкин килеп җитә очып
Һәм тотына
Үз эшенә бик тырышып.
Җилләр чыга
Ул тылсымчы сызгырудан.
Күккә бакса,
Кояш туктый кыздырудан.
Сулышын өрсә,
Чәчәкләр таҗларын сала.
Бер селтәнсә,
Урманнан шәп–шәрә кала.
Булыр аның
Өстендә гел болыт–җилән,
Селтәнер ул
Офыкларга шуның белән.
Әгәр аны
Очратсагыз, танырсыз сез.
Танымасаң
Ачуланыр тылсымчы – көз.
1980
Фәнис ЯРУЛЛИН
Comments: