Карга боткасы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Карга боткасы

Карга боткасы

Бүген – халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – карга боткасы. Борынгы заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгән. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаган. Карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне балалар йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә – су буйларына, болынга яки тау битләренә җыелганнар. Казанда ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнап, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар.

Бу йола безнең көннәрдә дә уза. Йолаларны саклап калу – безнең бурыч.

                     Карга боткасы

Яз җиттеме безнең әби

Ясый карга боткасы, 

Ботка белән сыйланалар 

Бөтен авыл баласы.


Аның яме! Аның тәме

Телләреңне йотарлык!

Аның тәмен ел буена

Саклап кына тотарлык!



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...