«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Бакчасында кабак үскән кешегә даруханә юлын таптамаса да була. Әлеге витаминлы яшелчә нинди генә чирләрдән дәваламый!

* Кабак файдалы матдәләргә бик бай. Аның йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар.

* Кабак витаминнарга да бай. Анда бигрәк тә В төркемендәге витаминнар күп. Төшләре дә бик файдалы хәтта. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины бар.

* Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, тәндәге су һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, тәннән тиз арада хлоридларны чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

* Кабак суының бөерләрдән вак ташларны һәм комны чыгару да фәнни яктан дәлилләнгән. Кабак суы ялкынсынуны киметү, сусауны басу, тынычландыру үзлегенә ия.

* Ул диетик ризык буларак та игътибарга лаек яшелчә санала. Аның химик кушылмасы пектин матдәләргә, аскорбин кислотасына бай.

* Аны шулай ук тынычландыручы чара буларак, матдәләр алмашы бозылудан, тазарудан һәм шикәр диабетыннан киң кулланалар. Һәм шуңа күрә дә кабактан хәзерләнгән һәр ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да булып тора.

* Кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Аннан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Әлеге яшелчәдән ясалган компот белән кесәл дә телне йотарлык. Шул ук вакытта мичтә пешерелгән кабак үзе генә дә бик тәмле десерт санала.

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...