«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

«ТАТАР СҮЗЕ»: мәртәбәле жюри!

Исегезгә төшерәбез «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануга бик аз вакыт вакыт калып бара! Ашыгыгыз!

Премиаль фонд 1000 000 сум!

Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Заявкалар килә торган арада, сезне хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин - ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, ТР законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты.

* 1966 елның 2 октябрендә Татарстанның Аксубай район үзәгендә туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый.

* Оста җырлый. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.

* Рольләре: Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем, бәгърем, сине» (Т.Миңнуллин); Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш); Акъегет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим); Алчын — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи); Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони); Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал); Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер); Рәшит — «Килә ява, килә ява...», «Ява карлар, ява карлар...», Зыятдин — «Телсез күке» (З.Хәким); Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

2007-2010 елга кадәр — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният бүлеге башлыгы.

2008-2010 елга кадәр — Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм видеотасмалар кафедрасы мөдире.

2005 елдан - «Рамай» студиясенең генераль продюсеры, «Татарстан Синема» фонды президенты, кинорежиссер.

2015-2017 елга кадәр - В. Качалов исемендәге рус драма театры артисты.

2019 елның сентябреннән - ТР Дәүләт Советы депутаты.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...