Хөрмәтле тамашачылар, «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануга бик аз вакыт вакыт калып бара! Катнашып калырга ашыгыгыз!
Премиаль фонд шактый гына саллы - 1000 000 сум!
Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.
Заявкалар килә торган арада, сезне хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты.
* 1950 елның 9 июнендә Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында туа.
* 1970 елда Казан театр училищесын һәм 1973 елда Ленинград дәүләт театр, музыка, кинематография институтының актерлык бүлеген тәмамлый.
* К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында артистка (1973-1979) һәм Мәдәният министрлыгында театрлар буенча белгеч булып эшли.
* 1984 елдан Г.Камал исемендәге театр музеен җитәкли.
* Күренекле театр эшлеклеләре иҗатына багышланган мәкаләләр авторы; радио, телевидениедә һәм сәхнәдә театр турында тапшырулар, әдәби кичәләр алып баручы. Шул ук вакытта, нәфис сүз жанрында эшләүче артистка.
* Финляндиядә яшәүче татарлар белән Хельсинки шәһәрендә Г.Камалның «Беренче театр» (1991), М.Фәйзинең «Асылъяр» (1992), «Галиябану» (1993), Батулланың «Туйлар язгач» (1994) әсәрләрен сәхнәгә куя.
* Л. Шакирҗан күпкырлы шәхес: артист, театр тарихы белгече, чит илдә спектакльләр куйган режиссер, сценарийлар авторы да.
* Нәфис сүз остасы буларак, Россия һәм Татарстан шәһәрләрендә дә, чит илләрдә дә татар шагыйрьләренең әсәрләреннән торган концерт программалары белән чыгыш ясый.
* Туган телне, татар театрын, гомумән милли иҗатны пропагандалаучы, татар сәнгатенең күренекле эшлеклеләре истәлеген саклау өчен зур көч куеп эшләүче шәхес.
* Үзе дә шагыйрь, шигырьләр яза, рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Comments: