Яшьләр көне белән, яшьләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Яшьләр көне белән, яшьләр!

Яшьләр көне белән, яшьләр!

    Бүген – Яшьләр көне. Быел әлеге бәйрәмгә 62 ел тулса да, ул һәрвакыт яшь кала бирә. 1958 елдан бирле уза торган бәйрәмнең тарихына күз салып алыйк әле...
   «Совет яшьләре көне»н уздыру турындагы Указга 1958 елның 7 февралендә кул куела: аны июньнең соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Уку елы беткән, имтиханнар тапшырылган, ял итәргә дә була. Ләкин бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә җыелышлар, активист очрашулары, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.
   Әйтергә кирәк, Яшьләр көненең тарихы ераккарак барып тоташа. Август ахыры сентябрь башында узган Яшүсмерләр көнен безнең илдә 1917 елдан башлап, 1945 елга кадәр бәйрәм ителә.
     1993 елдан башлап, Яшьләр көне 27 июньдә уздырыла. Барлык яшьләрне бу матур бәйрәм белән котлыйбыз! Актив, максатчан һәм креатив булыгыз! Матур киләчәкнең безнең кулларда икәнен онытмагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...