«Хат килде»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Хат килде»

«Хат килде»

Тырышабыз, эшлибез, үсәбез, җиңәбез! Барысы да сезнең өчен һәм сезнең белән бергә булганда гына тормышка ашырыла, дуслар! «ШАЯН ТВ» каналының «Карусель» каналы уздырган «Главные герои» балалар премиясендә «Ел ачышы» номинациясендә җиңү яулау бәхете әле бик озакка барачак!
Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррир, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, каналның фәнни консультанты – КФУ профессоры, РФнең ТРның атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, контент мөхәррире Рүзәл Әхмәдиев ТНВ каналында чыга торган “Таяну ноктасы” тапшыруында кунакта булды. Бирегә җыелуның төп сәбәбе, әлбәттә, премиядә җиңү иде, ләкин беренче татар балалар каналының бүгенгесе, киләчәге, гомумән, аның яшәеше турында сөйләшер сүзләр дә күп. Һәм алар бер тапшыруга гына сыеп бетәрлек тә түгел.
Тагын да куанычлысы – сезнең белән элемтәдә торуыбыз. Кичә эфирга чыккан тапшыру турында якын дустыбыз мәкалә дә әзерләп җибәргән. Сез дә нинди дә булса вакыйга турында хәбәр итәргә телисез яки башка әйтер фикерләрегез бар икән безнең электрон адрес [email protected] га языгыз! “Хат килде” сәхифәсе нәкъ шул максат белән эшен башлап җибәрә.
“ШАЯН ТВ” – зур ярдәмче!
ТНВ каналында бара торган “Таяну ноктасы” тапшыруының һәр чыгарылышын зур түземсезлек белән көтеп алам. Ә 9 сентябрь көнне эфирга чыккан тапшыруда “ШАЯН ТВ” каналы турында сүз барачагын ишеткәч, тагын да сөендем. Чөнки безнең гаилә өчен бу канал көтеп алынган кунак булды.
Нәкъ, шулай! Бик кадерле кунак ул безнең йортта! Балаларның телевизор карарга яратулары беркем өчен дә сер түгел! Ләкин рус телендә мультфильмнар караган саен, баланың күбрәк русча сүзләр кулланып сөйләшә башлавы, хәтта фикер йөртүе борчуга салды. Ә “ШАЯН ТВ” каналын карап, балаларның туган теле камилләшә башлады. Татарча матур, тулы җөмләләр белән сөйләшүләрен күреп күңел сөенә.
“Әлбәттә, бу – безнең өчен зур сөенечле вакыйга. Рус телле конкурентлар арасында федераль дәрәҗәдә мондый җиңү – зур җаваплылык. Без үзебезнең канал аша татар мохите булдырабыз, татар балалары тәрбиялибез”, – дип үз фикерләрен җиткерде Рамилә Сәхабетдинова. Дөрестән дә, “ШАЯН ТВ”ның төп максатларының берсе – татар телле балалар тәрбияләү. Һәм җитәкченең фикере белән тулысынча килешәм. “ШАЯН ТВ” каналы ата-аналар, укытучылар тудыра алмаган татар мохите тудыра. Әлбәттә, монда кемнедер гаепләп әйтүем түгел, киресенчә, милли җанлы балалар тәрбияләргә теләүчеләр өчен зур ярдәмче ул!
“ШАЯН ТВ” каналы үз алдына киң бурычлар куя. Ул, иң беренче чиратта, Җир шарында күпме халык бар, шуларның һәркайсына татар теленең нинди тел икәнен, аның Россия күләмендә генә түгел, ә бөтен дөньяда кирәклеген тагын бер кат исбатлады. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов татар балалар каналы кирәклеген әйткәч, мин аның булачагына ышандым һәм көттем. Менә ул! “ШАЯН ТВ” “Яңа гасыр” каналындагы балалар һәм яшүсмерләр редакциясе нигезендә оешты. Ә анда акыллы, белемле, чын педагог, тәрбияче һөнәрен алган белгечләр эшләде. Һәм бүген дә “ШАЯН ТВ” каналында укытучылар, тәрбиячеләр, журналистлар хезмәт куя. Һәм канал, иң беренче чиратта, балаларны шәхес буларак формалаштыруда зур роль уйный. 1000 укытучы да биреп бетерә алмаган белемне “ШАЯН ТВ” каналыннан алып була”, – диде укытучылар укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов. Чынлап та, биредә нинди генә тапшырулар, мультфильмнар һәм сериаллар юк! Иң кызыгы, алар – әти-әниләр өчен дә кызык. Кайвакыт, үзем дә балалар белән мавыгып китеп карыйм, бик күп белмәгән мәгълүматларны ишетәм.
“Таяну ноктасы” тапшыруының үзенчәлеге: монда төрле һөнәр ияләре бер темага фикер алыша. Бу юлы психологның да катнашуы бик урынлы булды. Ул белгеч буларак киңәшләрен җиткерде. Психолог Гүзәл Хисматуллинаның “Телевидение баланың телевизор каршында тик утыруын күздә тота”, дигән фикеренә каршы килеп, Рамилә ханым: “Безнең каналда баланы физик яктан да, иҗади яктан да үстерә торган тапшырулар бар. Әйтик, “Тиззарядка”, “Оста куллар” тапшырулары балага тик кенә утырып торырга мөмкинлек бирми”, – диде. Кайвакыт балалар белән үзем дә физик күнегүләр ясыйм. Кәефләр күтәрелеп китә. Ә Мәликә белән, чынлап та, оста кулларга әйләнеп бетәбез!
Тапшыруның тагын бер кунагы “Ялкын” балалар журналы мөхәррире Илназ Фазлуллин, камиллеккә чикләр юк, диде. Тапшыруларның еш кабатлануын ассызыклап үтте. Бу мәсьәлә башка әти-әниләрне дә борчый. Әмма моның да үз аңлатмасы бар икән. “ШАЯН ТВ”да тапшырулар алты сәгать саен кабатлана. Беренче сменада укучылар мәктәптән кайткач карый ала, икенче сменада белем алучылар иртән бераз кәефен күтәреп җибәрә. Һәм башка рус телле балалар каналын карасак, берсе дә идеаль түгел. Анда да кабатлаулар күп”, – диде канал хезмәткәре Рүзәл Әхмәдиев.
“ШАЯН ТВ” каналы тагын нәрсә өчен кадерлеме безгә? Милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, татар халкына гына хас үзенчәлекләрне балага аңлаешлы итеп күрсәтә торган тапшыру-мультфильмнары белән! Татармульфильм әзерләгән мультфильмнар татар әдипләре әсәрләренә нигезләнеп эшләнә икән. Аларда, заманча технологияләр ярдәмендә, халкыбызның яшәеше тулысынча ачыла.
Мондый мультфильмнарның эчтәлеген бөтен балалар аңлап бетермәсә дә, күреп, аны хәтерендә калдыра яки әти-әнисеннән сорый ала. Тапшыру барышында психолог 0+ категориясе белән килешмәве хакында һәм балаларның 5 яшьтән соң гына мультфильмнарның эчтәлеген аңлый башлаулары турында әйтте. Әлбәттә, яңа туган балага телевизор ачып куймый инде ата-ана. Ләкин алар бер яшь тулуга зәңгәр экран каршына тартыла. Ә, бу очракта, “ШАЯН ТВ” әти-әни өчен бер дигән ярдәмче! Беренче татар балалар каналы дөрес юнәлештә эшли һәм куйган максатларына ирешә бара, дип саныйм. Иң мөһиме, заман белән бергә атлый! Телевизорда, интернет аша сайтта карп була, смартфоннарда мобиль кушымта буларак та бар “ШАЯН ТВ”!
Әлбәттә, тырнак астыннан кер эзләүчеләр, юктан да гаеп табучылар бар. “ШАЯН ТВ” каналы турында начар фикерләр ишетеп кәеф төшә. Ләкин шундыйларның берсе дә нинди юнәлештә эшләргә соң, хата-кимчелекләрен күрсәтегез әле, дигәнгә җавап кайтара алмый. Чөнки күңеленең иң эчке бер өлешендә булса да, ул аның дөрес эшләвен, куйган максатка тугры калып, бурычларны төгәл үтәп, алга барганын, үсешкә ирешәчәген, балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә якын дустына әвереләчәген белә!
Гөлназ Кәлимуллина,
Яшел Үзән шәһәре

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...