Ял көннәрендә «Хайваннар патшасы» мультсериалын карагыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ял көннәрендә «Хайваннар патшасы» мультсериалын карагыз!

Ял көннәрендә «Хайваннар патшасы» мультсериалын карагыз!

Ял көннәрендә «ШАЯН ТВ» каналында премьера! «Хайваннар патшасы» мультсериалы!

Көчле арыслан җәнлекләр патшалыгы белән идарә итә алырлык варис эзли. Яңа хакимнең роленә ике кандидат бар: бозылган, узынган шаһзадә һәм яхшы күңелле ишәк - Мангу. Мангуның эш тәҗрибәсе бөтенләй булмаса да, ул үзенең җиңә алачагына оптимистик рухта ышана.

Мангу патшалыкта иң югары дәрәҗә алырга хыяллана. Кечкенә шәһәрдә туган һәм ярлылыкта үскән ишәк беркайчан да байлыкны тормышта төп кыйммәт дип санамый. Әтисе аны һәрвакыт хыялланырга һәм үз хыяллары өчен көрәшергә өйрәтә.

Тәхеткә таба барганда Мангу төрле авырлыклар һәм киртәләр белән очрашачак. Чын күңелдән ышанган тугры дуслары исә аңа бу юлда ярдәмгә киләчәкләр!

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...