Дәүләт флагы көне

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дәүләт флагы көне

Дәүләт флагы көне

1991 елның 29 ноябре – Татарстан байрагы кабул ителгән көн. Республикабызның Дәүләт байрагы – Татарстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеген раслый торган символ.

Татарстан Республикасы Конституциясендә «Татарстан Республикасының Дәүләт байрагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй байракның киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә», дип язылган. Байрактагы төсләр нәрсәне белдерә соң?

Игътибар иткәнегез бардыр: яз җитү белән, табигать яшеллеккә төренә. Безнең бер урыннан икенче урынга күченеп яшәүче ерак бабаларыбыз өчен яшел басу, урман, дала, болыннар тормыш чыганагы булган. Яшел төс – тормыш, тере табигать төсе.

Байрактагы ак төс исә, сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе. Кызыл төс элек-электән көчле, колачлы булуны белдергән. Кызыл төс – кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе. Менә безнең Дәүләт флагыбызга нинди зур мәгънә салынган.

Байрак проектын Татарстан Республикасының халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән.

Чыганак: Хәерле көн, укытучы! – Казан. – 2004.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...