Кыш турында ниләр беләсез? Бүген әлеге ел фасылы турында сез белмәгән ШАЯН фактларны тәкъдим итәбез.
* Кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см.
* Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Еллар буе барган тикшеренүләрдә бер-берсенә охшаш ике кар бөртеге табылмаган.
* Җир йөзендәге 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән.
* Иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында – Антарктидада теркәлгән. Һава температурасы -91,2 градусны тәшкил иткән.
* Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр.
* Кар бөртекләре суга әйләнергә өлгермәгән пардан ясалалар, 90 процент һавадан торалар. Шуңа күрә җилсез көнне җиргә бик акрын төшәләр.
* Иң салкын киңлекләрдә даими торган нык салкыннар вакытында кар бик катыга әйләнә һәм аңа суккач, яңгыравык металл тавышына охшаган аваз чыга.
* Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин, аны ашаганда, организмыгызны калория белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотачаксыз.
* Боз сөңгеләре күп очракта йортның көньяк өлешендә барлыкка киләләр.
* Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач, аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.
* Бозның туңу варианты – берничә. Иң салкыны булып Антарктида бозы исәпләнә, аның салкынлыгы -60 градуска кадәр җитә. Гренландия бозлыкларында бу күрсәткеч -28 градус. Ә иң юка, уалучан боз 0 градуста була һәм аны Европа Альплары түбәсендә очратырга мөмкин.
* Кар үзенә төшкән кояш нурларын кире кайтара. Шуңа күрә ул кояшлы көндә нык кына сукырайта һәм шунлыктан кыш көне җир җылынмый. Кояш нурларының 90 проценты диярлек кире космоска китә.
* Кайбер кешеләр кышны яратмыйлар гына түгел, аннан куркалар да. Алар салкыннан, кардан, боздан куркалар. Психологлар бу күренешне “кионофобия” дип атыйлар. Мондый авыру вакытында бер генә юл – яшәргә ел әйләнәсе җылы булган көньяк илләргә күченү.
Comments: