13 February 2023
Бүген Казанның 102 нче гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» каналы студиясе белән танышырга, экскурсиягә килде. Тапшыруларның ничек әзерләнүе, ни рәвешле төшерелүе, ут куелышы, танылган алып баручылар белән аралашу – барысы да тамашачыларыбызның күңеленә хуш килде! Балалар яраткан мультсериалларын тәрҗемә итү процессын да бик кызыксынып күзәттеләр.
Очрашу җылы атмосферада үтте! Килгән кунакларыбыз да канәгать калдылар!
Comments: