Әкият илендә: «Аю Әппәс»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Әкият илендә: «Аю Әппәс»!

Әкият илендә: «Аю Әппәс»!

Урманда аю баласы яшәгән.Бәләкәй генә булса да, бу аю баласы бик эшчән булган, ди. Бу аю баласының исеме Әппәс булган.

Әппәс яз көне бакча казыган. Бер түтәлгә кишер чәчкән. Кәбестә дә утырткан. Бер түтәлдә чөгендер үстермәкче булган Әппәс. Кыяр да утырткан. Помидор белән шалкан да үстергән ул.

Көз җиткән. Яшелчәләр өлгергән. Бәләкәй аю кишерне дә алган, кәбестәне дә, чөгендерне дә алган, кыярны да җыйган, шалканны да йолыккан. Йолкып алган да чишмә суында юып ашый да башлаган.

— Мәм-мәм-мәм, баллы, тәмле, татлы мәми! — дип сөйләнә икән үзе.

Шулчак Куян узып бара икән. Куянның шулкадәр ашыйсы килә икән.

— Аю Әппәс, бир әле миңа да тәмле әйбер! — дигән Куян.

— Мә! — дигән аю баласы. Куянга бер кишер, бер кәбестә, бер чөгендер, бер кыяр, бер помидор, бер шалкан биргән. — Мәм-мәм, баллы икән болар! — дигән Куян. — Рәхмәт, сиңа, Әппәс, рәхмәт.

Шулчак Керпе килеп чыккан. — Мә! Син дә авыз ит! — дип, Әппәс Керпегә дә яшелчә биргән.

— Мәм-мәм, татлы икән болар! — дигән Керпе. — Рәхмәт сиңа, Әппәс! Шулчак Тиен килеп чыккан. — Тиен, син дә аша баллы яшелчә! — дигән аю баласы. Аю урмандагы барлык киек-җәнлекләрне сыйлаган. Барысы да Әппәскә рәхмәт укыганнар.

Рабит Батулла

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...