28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне!
Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Әти-әниләр белән бергә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Әти-әни аңламаганда да алар безне күбрәк аңлыйлар.
Әйдәгез, оныклар, оныкчыклар, әти-әниләр әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне котлыйк әле! Аларга исәнлек-саулык, озак яшәүләрен телик!
Дәү әнине, дәү әтине
Әби-бабайлар диләр,
Иң өлкән кешеләр белән
Бәхетле гаиләләр.
Дәү әниләр, дәү әтиләр,
Гаиләдә булсалар,
Тәрбияле, мәрхәмәтле
Булып үсә балалар.
Сөенеч ул өлкәннәргә
Оныкларның булуы,
Онык-оныкчыклар белән
Өй эчләре тулуы.
Дәү әниле, дәү әтиле
Гаиләләр күп булсын,
Пар канатлы, сәламәт
Балалар гына тусын!
Бик зур бәйрәм менә бүген,
Әби-бабайлар көне!
Дәү әниләр, дәү әтиләр,
Котлыйбыз бүген СЕЗНЕ!
Фәймә Зәйнуллина
Comments: