Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

НЬЮТОН МӘЧЕСЕ

Бервакыт Исаак Ньютон өендә яктылык белән тәҗрибә үткәргән, әмма берничек тә игътибарын туплый алмаган. Мәчесе я урамга чыгарырга кушып кычкырган, яки керәм, дип мияулаган. Аптырагач, галим ишекнең астына мәчесе өчен махсус тишек ясаган. Мәчеләр өчен ишек нәкъ менә шулай уйлап табылган һәм хәзергә кадәр гамәлдә. Ньютон, мәчесе балалагач, песи балаларына да юл ясаган. Ишектә тагын бер кечкенә тишек тишкән. Ә менә йомшаккайларның барысына да бер ишек җиткәне бөек галимнең башына килмәгән.


ТЕРЕ ЙОРТ

Тере койма-киртәләр кешелеккә күптән билгеле. Бүген исә тере йорт «үстерергә» җыеналар. Штутгарт университетыннан бер төркем алман галимнәре тере агачлардан манара төзергә җыеналар. Аның биеклеге - 9, ә нигез мәйданы 8 квадрат метр булачак. Нигез-агачлар - туфракка, ә өстәге катларны тәшкил итәчәк агачлар корычтан ясалган махсус оя - «чүлмәккә утыртылачак. Ак тал Штутгарттагы манараның тышкы диварларын тәшкил итәчәк, ә түшәм-идәннәр гадәти төзелеш материалларыннан эшләнәчәк. Йорт салынып беткәннән соң да, агачлар үсүен, чәчәк атуын, хуш исләр аңкытуын дәвам итәчәк. Ак талның бик күп санлы нечкә һәм озын сабаклары, үскән саен, бербөтенгә әйләнә бара. Галимнәр агачларның сыгылмалылык дәрәҗәсен, ныклыгын да сынап карамакчы була. Әгәр тәҗрибә уңышлы чыкса, киләчәктә күпкатлы тал йортлары һәм коттеджлар гадәти күренешкә дә әверелергә мөмкин.


ЯДӘЧ

АКШта Рәхмәт көнендә шундый гадәт саклана: ашалган күркәнең ядәч сөяген икәү тотып сындыралар. Кем ягында зуррак кисәк кала, шуның теләге кабул булачак, имеш. Әмма ядәч сөякләре бөтен кешегә дә җитәрлек түгел, чөнки бәйрәмгә бер генә күркә пешерелә, аның ядәч сөяге дә бер генә. 1999 елда Кен Аронига бәйрәм көнне бик шәп фикер килә. Ул ядәч сөяген пластиктан ясый башлый. Ясалма сөяк гаилә әгъзаларының берсен дә үпкәләтмәскә мөмкинлек бирә. Ясалма сөяк Аронига миллионнар китерә. 2004 елда «бәхет сөякләре» 10 кибеттә генә сатылса, хәзер алар Американың 800 кибетендә сатыла.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...