Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

Тавык календаре

Бөекбританиядә тавыклар өчен махсус календарь чыгарылган. Анда 100дән артык кош арасыннан сайлап алынган иң матур 12 әтәч сурәтләнгән. Кошчылык фермасы хезмәткәрләре әйтүенчә, тавыклар, үзләренә матур әтәч карап торса (хәтта фотосурәттән генә булса да), күбрәк йомырка сала икән.


Балык тавышы комачаулый

Англия һәм АКШның кайбер төбәкләрендә халык кич саен кабатлана торган бертөрле тавыштан зарлана. Ул кичке сәгать 8ләрдә ишетелә башлый һәм төн буе дәвам итә, йокларга комачаулый. Галимнәр әлеге тавышның серен ачыклаганнар. Аны гөберле бака сыман балыклар чыгара икән. Бу тавыш ишетелгән шәһәрләр елга дельтасында урнашкан. Әлеге балыклар бер сәгать буе туктамый шаулый ала. Алар бу тавышны ике махсус мускулы һәм йөзү куыгы ярдәмендә чыгара. Үзен чукраклатмас өчен, шушы тавышка сизгерлеген киметү сәләтенә дә ия икән.


Маймыл-официантлар

Токиодагы «Каябуки» ресторанында Ят-чан һәм Фуку-чан кушаматлы ике маймыл официант булып эшли. Алар кунакларга кул сөртергә сөлге бирә, поднос белән эчемлекләр тарата. Кунакларны җәлеп итәр өчен, маймылларга парик һәм кием киертәләр.

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...