Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ЧИКЕРТКӘЛЕ ШОКОЛАД

Тулузада (Франция) йорт хайваннарына һәм кошларына, шулай ук кешеләргә ризык өчен бөҗәкләр үрчетә торган компания продукция чыгаруын көннән-көн арттыра. Аның хуҗасы Седрик Ориоль әйтүенчә, ризык итеп кулланырлык чикерткә үстерүгә - 8 атна, коңгызлар үстерүгә 12 атна вакыт китә икән. Әлеге бөҗәкләр витаминнар, минераллар һәм май кислоталары белән баетылган махсус диетада симертелә. Шоколадчы оста Сильвен Мускуар чикерткәләрне шоколадка манып, конфет ясый, 9 данәсе 22 евро тора. Кыска гына вакыт эчендә Сильвен 60 тартма шундый конфет саткан инде. Кондитер киләчәктә чикерткәле шоколад ашаучылар тагын да күбәер, дип өметләнә, башка бөҗәкләрдән дә баллы тәм-том җитештерергә җыена.


СЕБЕРКЕЛЕ МИЛЛИОНЕР

Бәһрәйн корольлегендә яшәүчеләр көн саен шәһәр урамнарыннан чүп-чар җыеп йөрүче чит ил кешесенә игътибар иткән. Җирле журналистлар аның турында репортаж язгач, күпләр таң калган: чүп җыючы чыгышы белән Кореядан булган миллионер Йо икән. Ул Бәһрәйннең төрле шәһәрләрендә инде 11 елдан артык таңнан торып чүп җыя. Йо әйтүенчә, урам җыештыру - аның яраткан шөгыле. Әйләнә-тирәдә пычрак шулкадәр күп ки, кешеләр шуңа еш авырый, дип саный ул. Корея миллионеры бәһрәйнлеләрнең чын героена әйләнгән, аны «Җыештыру боссы» дип йөртәләр һәм яшьләргә үрнәк итеп куялар.


БАКА ҺӘМ СКРИПКА

XVIII гасырда Италия скрипкачыларының кызыклы бер йолалары булган. Үзләренең скрипка тартмаларында алар гөберле бака йөрткәннәр. Ә концерт алдыннан аларны чыгарып сыйпаганнар. Шулай эшләгәндә кул тирләмәячәк, дип исәпләгәннәр. Хәзерге галимнәр дә бу йоланы нигезле саныйлар. Гөберле бакаларның күпчелек төре кешенең тиресен киптерә торган алкалоид матдә бүлеп чыгара. Шунлыктан, әгәр гөберле бака белән уйный торган гадәтегез булса, кулыгыздагы кечкенә генә җәрәхәт тә нык авыртачак.

 


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...