Робот-динозавриклар командасы гаделлек сагында тора! Кыю Ти-Рекс, уйчан Том, сөйкемле Вики һәм кечкенә Пин, әлеге шәһәрчеккә бергә киләләр һәм җирле тормышка ияләшәләр.
Монда һәрвакытта да тыныч булмый - даими рәвештә супергеройлар өчен эшләр барлыкка килеп тора. Ти-Рекс, Том, Вики һәм Пинның бер-берсен бик яхшы тулыландыралар. Дусларның командада яхшы уйнаулары гына җитмәгән, алар һәрвакыт үзара ярдәм итешеп яшиләр.
Бу роботларның һәркайсы төрле-төрле машиналарга әверелә белә: Ти-Рекс – узыша торган машинага, Том - үзбушаткычка, Вики - һава мендәрендәге катерга, Пин исә – очкычка.
«Дино төркеме» иртәгәдән кабат эфирда! Әлеге мультсериал сезне якты төсләр һәм күңелле вакыйгалар дөньясына җәлеп итәчәк. Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 08:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
Comments: