ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы, халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән.

* Чәй - эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр - апрельдә һәм августта өзәләр.

чэй.jpg

* Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500 гә якын микроэлемент табылган. Чәй - эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра дип тә санала.

* Чәй эчемлегендә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һ.б файдалы матдәләр бар.Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.

* Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә инде чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

 чэй3.png

Чәй турында 5 ялган факт:

1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.

2. Кичәге чәйне эчәргә ярамый. Кичәге чәй агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.

3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.

4. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, бәйлелек барлыкка килә. Дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...