ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Бүреләр бөтен дөньяда диярлек киң таралган. Бу хайваннар кеше өчен дә, шулай ук урман җәнлекләре өчен дә куркыныч тудырырга мөмкин. Ләкин бүреләрнең табигый диапазоны кешелекнең дөньяга таралуы аркасында тотрыклы рәвештә кими бара. Бүген әлеге гаҗәеп акыллы җан ияләре турында сез белмәгән фактлар белән таныштырырбыз!

* Бүреләр искиткеч яхшы ишетә. Ачык мәйданда алар 7-8 км ераклыктан килгән тавышны да ишетергә сәләтле.

* Ялгыз бүреләр бүреләр көтүенә караганда азрак куркыныч. Эш аларның санында гына түгел - туганнары булмаса, бүреләр үзләрен бик үк кыю тотмыйлар һәм, гомумән, бик сак булалар.

буре3.jpg

* Кыргый бүре 5-7 көнгә кадәр ашамыйча яши ала.

* Бүреләр йөзәргә яратмасалар да, яхшы йөзәләр. Олы бүре су буйлап дистәләрчә километр юл үтәргә һәм теләсә нинди киң елганы да йөзеп чыгарга сәләтле.

* Бүреләр бер километр ераклытан килгән исне дә сизәргә мөмкин. Бу хайваннарның 200 миллион төрле исне аеру сәләте бар, кешедә нибары 5 миллион гына. Шуңа күрә бүреләр бик яхшы аучылар.

* Ач вакытта бер бүре 8-10 килограммга хәтле ризык ашый ала.

* Яңа туган бүре сукыр һәм саңгырау була.

буре4.jpg

* Бүреләр барысы да зәңгәр күзле булып туалар. Ләкин 8 айдан соң аларның күз төсе сарыга үзгәрә.

* Аның баш мие этнекенә караганда 30%ка зуррак. Бу мәгълүматны исәпкә алсак, бүренең хәтере этнекенә караганда яхшырак.

* Урманда бүре беркайчан да кешеләргә һөҗүм итми. Ул кешедән читләшә, аннан ерак торуны өстен күрә.

* Әлеге хайваннар Халыкара Кызыл китапка кертелгән. Бу хайваннарны аулау тыела.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...