"People need to be loved!»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

"People need to be loved!»

"People need to be loved!»

Журналист белән блогерның аермасы нидән гыйбарәт? Бүген «ШАЯН ТВ» телевизион блогерлары Татарстан Журналистлары берлегендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Әминев Илшат Юныс улы белән узган очрашуда әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләде.

THB_2559.JPG

Дөрестән дә, тормышыбызга актив булып килеп кергән блогер кем соң ул? Шул ук журналист түгелме? «Беләсезме, аерма зур түгел. Журналист та блогер була ала. Әгәр ул сәхифәсендә җәмгыять өчен мөһим сорауларга җавап эзли икән, бу бик яхшы. Ә үз тормышын гына күрсәтеп баручыларның эше күңел ачуга гына әйләнеп кала. Сез – киләчәктә зур шәхесләр буласы яшьләр. Бүген бу эшне башлыйсыз икән, хәзер үк шушылар хакында уйларга тиеш. Нәрсә язганыгызны алдан уйлагыз. Дөньяны яхшыга үзгәртергә тырышыгыз. Без дә үстек, ләкин хәзер сезнең бөтен тормыш социаль челтәрләрдә. Хәтта шаярыр алдыннан да уйлагыз», – дип башлады очрашуны Илшат Әминев. Аның сүзләренчә, социаль челтәрләрдә утыру – ул күпмедер дәрәҗәдә көрәш. Аноним рәвештә, кешегә пычрак атып утыручылар күп. «Без яшь чакта коймаларга, подъездларга начар сүзләр язалар иде. Ә хәзер коймалар чистарды, алар урынына социаль челтәрләр бар. Ләкин үзегезнең тирәгә яхшы кешеләр җыярга тырышыгыз. Начар кешеләрдән саклану өчен, эмоциональ дивар куя белү дә кирәк!» – дип өстәде.

THB_2619.JPG

Яшь блогерлар Ютуб, тик-ток кебек социаль челтәрләр, хейтер һәм кибербуллинг, танылган блогерлар турында сорауларга җавап ишетте. Татар журналистикасын 10 елдан соң ничек күз алдына китерүе белән дә кызыксынды яшьләр. «Татар журналистикасы үзгәрә. Иң төп проблема: әдәби татар телендә сөйләшә, аеруча фикер йөртә торган белгечләр азая. Безнең максат шундый журналистларны үстерү. Хәзер иң кирәк белгечләр – ике телдә камил сөйләшә торганнар. Киләчәктә өч телдә дә. Татар, рус, инглиз телләрен яхшы белсәгез, бик әйбәт», – диде Илшат Әминев. 15 ел дәвамында «Семь дней» тапшыруын әзерләүче шәхес буларак, иң истә калган сюжетларның да тел белән бәйле булуын әйтте.

THB_2635.JPG 

Шулай ук Илшат Әминев «ШАЯН ТВ» Ютуб каналын да актив күзәтә. Очрашу вакытында ютуб каналында телевизион блогерларлар әзерләгән влогларны карадылар һәм фикер алыштылар. Профессиональ журналист, популяр алып баручы, медиа-холдинг җитәкчесе Илшат Әминев яшь коллегаларына төпле киңәшләр дә җиткерде: «Журналист һөнәри яктан оста – профессионал булырга тиеш. Үз эшен югары дәрәҗәдә башкарып, дөрес мәгълүмат бирү мөһим. Кешеләрне яраткан, аңлаган, ярдәм иткән журналист кына зур дәрәҗәләргә ирешә ала. Кызыксынучан булыгыз һәм күп белергә тырышыгыз!» 

THB_2612.JPG

Җанлы әңгәмәдән соң, Татарстан журналистикасы тарихы музее буенча экскурсия үткәрелде. Бу очрашудан «ШАЯН ТВ»ның телевизион блогерлары журналистика буенча юнәлеш алды. Мондый чаралар аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәчәк.

THB_2699.JPG



THB_2689.JPG




THB_2651.JPG

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...