17 September 2021
«Бию Battle» телевизион фестиваленең чираттагы җиңүчеләре якшәмбе көнне билгеле булачак!
Биредә «Wake up kids» һәм «Кәеф» төркемнәре үзара көч сынашыр!
Җиңүче исемен исә мәртәбәле җюри игълан итәчәк:
1. “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты - Чулпан Закирова .
2. Татарстанның атказанган артисты, күпсанлы халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының алдынгы биючесе - Олег Ивенко .
3. Татарстанның атказанган артисты - Данир Сабиров.
Якшәмбе көнне 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында « Бию Battle»ны кара! Кызу булачак!
Comments: