Халыкара ак барслар көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Халыкара ак барслар көне!

Халыкара ак барслар көне!

Бөтендөнья кыргый табигать фонды искәртүе буенча, бүген - Халыкара Ак Барслар көне!
Хәзерге вакытта ак барслар (шулай ук аларны ирбислар дип тә атыйлар) югалу куркынычы янаган хайван төрләре исемлегенә, ягъни Кызыл китапка кертелгән.
Республикабыз өчен исә ак барслар аеруча әһәмиятле. Татарстан гербның үзәк образы - канатлы барс. Ул да тугел, Казан шәhәренең киң танылган, җанатарларының яраткан дәртле хоккей командасы да "Ак барс" исемен йөртә. 

Барс - борынгы тотемик образ. Борынгы Болгарларда канатлы ак барс уңыш символы һәм балаларны саклаучы тәңре булган.
Татарстан Җөмһүрияте гербындагы Ак барс – җөмһүриятенең һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.
Гербның авторлары – филология фәннәре докторы Назым Габдрахман улы Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (башкаручы). 

Әйдәгез әле, гербта сурәтләнгән Ак Барска игътибар белән күз салыйк. Ә бит әлеге барс торышының символик мәгънәсен бөтен кеше дә белеп бетерми!

рт.JPG

Барсның күтәрелгән алгы уң тәпие— югары хакимиятнең бөеклегенә ассызыклаучы традицион геральдик ишарә. Ул, шулай ук, эшнең уң аяктан башланганын , Татарстанның яңарыш юлындагы адымнарының хәерлесен аңлата.
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә, ә җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктә дә булуын аңлата. Хәтта, барс коерыгының торышы да яхшы кәефне, дуслыкны белдерә. 

Канатлы барслар хәйкәлен «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда күрергә мөмкин.


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...