БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ!

Дуслар, сезгә ШАЯН тамашачыбыз Мәдинә Сөнгатуллинаның шигырен тәкъдим итәбез! Сез дә үзегезнең язмаларыгызны җибәреп, безне үзегезнең иҗатыгыз белән таныштыра аласыз! Хатларыгызны [email protected] электрон почтасына юллагыз!

Мин яратам җәйне, җәен 

Укыйсы булмаганга.

һәр иртә торып, мәктәпкә

Барасы булмаганга.

 

Мин яратам җәйне, җәен 

Ишеп кар яумаганга.

Яңгырлы, усал салкыннар

Кәефне бозмаганга.

 

Мин яратам җәйне, җәен 

Җиләк-җимеш пешкәнгә.

Бакчадагы алма-чия,

Кызып, җиргә төшкәнгә.

 

Мин яратам җәйне, җәен

Кыр чәчкәгә тулганга.

Кояшлы комлык, күлләрдә 

Шау-шу, чыр-чу булганга.

 

Тик…

Мин яратмыйм җәйне, җәен 

Чебен-черки оча бит.

Колак төбендә бызылдап,

Тынычлыкны боза бит.

 

Мин яратмыйм җәйне, җәен 

Чүп утарга кирәк бит.

Түтәлләргә су сибәсе – 

Явым-төшем сирәк бик. 


Яратам да, яратмыйм да

Җәйнең озын айларын.

Уйнавы рәхәт булса да,

Эшен кая куясың?!

 

Көтәм дә, көтмим дә кебек

Җәйге каникулларны.

Бер карасаң, бик күңелле

Мәктәптә укулары.

 

Мәктәптә дусларың белән

Дәрестә буласың да,

Өйгә кайткач, ашап-эчеп,

Ял итеп аласың да,

 

Өй эшләрен тиз-тиз эшләп,

Букчаны тутырасың,

Юынып, чәчеңне тарап,

Ял итәргә ятасың.

 

Кабаттан яңа көн туа 

Өмет һәм шатлык өстәп.

Бишле алырга мәктәпкә

Китәсең, бәхет эстәп.

 

Уку ялыктырган чакта

Көтәм җәйге көннәрне.

Бәрәңге китмәнләгәндә,

Сагынам дәресләрне.

 

Менә шундый бик сәер хәл:

Кышын мин җәйне көтәм,

Ә җәен кышны сагынам.

Мин генә шундый микән?

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...